Егетләргә ярдәм
Районыбызның мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре инде икенче ел рәттән махсус хәрби операциядәге егетләр өчен сеткалар үреп тапшыра.
Маскировкалы сеткаларның махсус операция зонасындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап, балалар иҗат үзәге коллективы сеткалар үрү эшенә иң беренчеләрдән булып тотынган иде. Әлеге изге эшләре хакында аларның үзләреннән сораштырдым, материалны каян алулары белән кызыксындым.
- Җитәкчебез Мәхмүтова Зөлфия Шамиловна, әйдәгез кызлар, ничек ярдәм итеп була икән дип безгә мөрәҗәгать иткәч, эзләнә башладык, шушы сетка үрү кулыбыздан килә бит дип тотынган эш бу. Иң беренчеләрдән булып республикада бу эшкә “Мәрҗәни” мәчете тотынды. Мин чыктым, шушы мәчеткә, Эльмира ханымга. Аның белән киңәшкәннән соң, без коллектив белән Казанга юл тоттык. Алар безнең коллективка сетка үрү буенча бер көн буе мастер - класс күрсәттеләр, аңлаттылар. Кайткач инде райода эзли башладык материал. Районның ДОСААФ җитәкчесе Рәис Нуртдиновка зур рәхмәт – безгә ул материалны алып кайтырга булышкан иде ул чакта. Станогын да ул үзе ясап бирде. Менә шулай тотындык бу эшкә. Мәктәпләр бик булышты. Көн саен бер мәктәптән килделәр. Караширмә, Югары Кибәхуҗа авылы халкы, Теләченең үзендә урнашкан оешмаларда эшләүчеләр дә килде. Район мәдәният йортында да әлеге эшкә теләп кушылдылар. Бу эштә 100 дән артык мәдәният хезмәткәре катнашты дип беләм. Кыш көне ак сеткалар үрдек. Аның өчен халыктан җыйдык ак челтәрләр. Көзге чорга инде сеткага материалны район администрациясе алып кайтып бирде. Бик зур рәхмәт аларга! Егетләребез туган өйләренә исән-имин кайтсыннар! Дөньяларыбызга тынычлык иңсен. Хаталарыбызны төзәтә-төзәтә, өйрәнә-өйрәнә тырышып эшлибез инде. Безнең фикерне хуплап, шушы зур эшкә үз өлешләрен керкән барлык хезмәттәшләремә дә зур рәхмәт. Тиз көннәрдә ил-көннәребезгә тынычлык килеп, егетләребез туган өйләренә әйләнеп кайтсыннар иде. Даими башка кирәк-яраклар да җыеп торабыз. Һәр кеше нидер китерә. Бик күп азык-төлек тә тапшырдык. Махсус хәрби операциягә китеп, ялга кайткан якташларыбыз белән дә еш аралашып торабыз. Без үргән сеткаларның ярдәме бик зур диләр. Рәхмәт әйтәләр. Бу сүзләр безне тагын да ныграк рухландыра", - дип хәбәр итте балалар иҗат үзәгенең массакүләм-оештыру эшләре буенча методисты Эльза Ибраһимова.
- Барысы да егетләр өчен! Махсус хәрби операциядәгеләргә сетка үрүчеләр дә, күчтәнәч ташучылар да, аларга дип машиналар илтүчеләр дә әнә шулай ди. Берәү дә әйтеп эшләтми үзләренә. Йөрәкләре кушканга эшли алар. «Ил төкерсә, күл була», – диләр бит. Барылык кешедә ярдәм итәргә ашыга. Берәү дә каршы килми. Көнендә үк материал биреп җибәрүчеләр, акча бирүчеләр дә табыла. Район буенча балалар иҗат үзәгенә 349 га якын райондашыбыз кушылган. Алар барлыгы 20 дән артык сетка үргәннәр.
...Егетләр генә исән-сау булсыннар инде! Бөтенесен дә исән-сау килеш көтәбез...
Зөлфия Ибраһимова.
#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев