«Фронт открыткасы» иҗат конкурсында актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты тапшырдылар
Бүген Теләче районы прокуроры Е.И. Суглова һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова 1 нче номерлы Теләче балалар бакчасында булдылар.
Алар биредә тәрбияләнүче Хәмидуллина Мәрьямгә "Фронт открыткасы" иҗат конкурсында актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты тапшырдылар.

Район прокуроры һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Мәрьямне лаеклы бүләк белән котлап, яшь буынны патриотик тәрбияләүнең һәм иҗади үстерүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр. Алар кызга алга таба уңышлар һәм яңа җиңүләр теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев