19 август көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында террорчылык юнәлешендәге җинаятьләр кылыну куркынычы янаганда гадәттән тыш хәлләрдә комплекслы сценарийлар эшләү буенча Бөтенроссия өйрәнүләре узды.
Укуларда мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең барлык хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре катнашты. Әлеге өйрәнүләр типовой алгоритмнарны адаптацияләүнең дөреслеген практик тикшерү бурычларын хәл итүгә, аларны үтәү буенча белем һәм күнекмәләрне саклап калуга, шулай ук террорчылык акты кылыну яисә кылыну куркынычы турында хәбәр итү системаларының эшкә сәләтлелеген тикшерүгә юнәлдерелгән.

Әлеге бурычларны хәл итү җитәкчелекнең, хезмәткәрләрнең, тәрбияләнүчеләрнең террорчылыкка каршы күнекмәләрен ныгыту һәм камилләштерү буенча өйрәнүнең төп максатына ирешү һәм аларның террорчылык куркынычы шартларында дөрес гамәлләргә әзер булулары өчен кирәк. Сценарийлар буенча куелган бурычлар уңышлы үтәлде.
Нет комментариев