Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гел сагынып искә алам укыган көннәрне

2017 елда КФУга юридик факультетка укырга кердем. Көне-төне шунда ята идек без. “Эсперанта” дигән бию коллективы эшли иде, анда йөрдем 4 ел буе. Бик күп чараларда, бәйгеләрдә катнаша идек.

2017 елда КФУга юридик факультетка укырга кердем. Көне-төне шунда ята идек без. “Эсперанта” дигән бию коллективы эшли иде, анда йөрдем 4 ел буе. Бик күп чараларда, бәйгеләрдә катнаша идек. “Студентлар көне”, “Юридик факультет көне” дигән зур чаралар уздыра идек. Конференсияләрдә еш катнаша идем. Тулай торакта яшәдек дус кызлар белән. Хәтерлим әле, төнлә генә йокларга гына кайта идек – көне буе башта уку, аннан бию түгәрәге, кызыклы чаралар. Көн саен шулай - Университетта яшәдем дисәм дә була. Анда укуны тәмамлагач магистратурага кердем. 2023 елда диплом алып чыктым. Студент вакыты, гомумән, кызык булды инде ул. Тиз үтеп китте. Иң кызык, иң рәхәт чак. Безнең һәрбер көнебез маҗараларга бай иде. Гел сагынып искә алам укыган көннәрне.

Алия Гарипова, опека һәм попечительлек секторының баш белгече

Фотода: Алия укытучысы Балеев С.А. белән

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев