Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гомергә төзәлмәс яра...

Якташларыбыз, яшь егетләр Олег Кириллов һәм Дмитрий Дормидонтовны соңгы юлга озатканга байтак вакыт узса да, райондашларыбыз, якыннары күңелендә әлеге шомлы көн бүген генә булган кебек.

Әлеге батыр егетләр Россия Кораллы көчләренең Украинадагы махсус хәрби операциясе барышында һәлак булды. Донбас халкының киләчәк тыныч тормышын саклап шаһид булган егетләрнең безнең  арадан китүенә әле дә күнел ышанмый. Күздән яшь тамчылары  гына таммый, ә күнел елый. Ил алдындагы бурычларын үтәгән якташларыбызны озатырга хәрбиләр, дуслары, якыннары, авылдашлары килгән иде. Егетләрнең хәрби иптәшләре әле дә якыннары белән элемтәне өзми, аралашып тора. Олы Мишә урта мәктәбе янында батыр егет  Олег Кирилловка истәлек тактасы да урнаштырылды. Аны ачу чарасында Олегның әтисе: “Улым белән чиксез горурланам”, - дип үзенең фикерләрен шигьри юллар аша да җиткергән иде. 
Саурыш авылы халкы, гомумән райондашларыбыз, бу көннәрдә Олы Саурыш авылы егете  Олег Анатольевич Кириллов турындагы хәтирәләрен күңеленнән яңартты. Биргән антына тугры калып, Олег Анатольевич  махсус операцияда һәлак булды. Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләре Идел буе округының махсус билгеләнештәге взводының штурм бүлекчәсендә хезмәт иткән өлкән утчы-химик ефрейторның  безнең арадан китүенә табигать тә килешә алмый кебек. Кояшлы көннәрдән соң, карлы, яңгыр яуды. Олег Оренбург өлкәсендә дөньяга килә. Соңрак алар   Теләче районының Олы Саурыш авылына килеп төпләнәләр. Олег кечкенәдән эш сөючән булып үсә. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Олег Кириллов үлгәннән соң Батырлык Ордены белән бүләкләнде. 
Олегның әтисе  Анатолий Иванович чыгышы белән  Кукмара районының Түбән Чура авылыннан, ә әнисе Римма Александровна - Югары Чура авылы кызы. Олегның балачагы әти-әнисенең туган яклары - Югары Чура җирлегендә узган. Шунлыктан аны  шунда   җирләделәр.
Олы Нырсы урта мәктәбендә узган ел Дмитрий Дормидонтовның якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан башлангыч сыйныф укучылары арасында районкүләм чаңгы ярышлары узды. Якынын хөрмәтләгәнгә район җитәкчеләренә, мәктәп коллективына Ольга Дормидонтова чиксез  рәхмәтле  булуын яшермәде.  
Хәрби бурычын үтәгәндә,  якташыбыз, нәсел жепләре Олы Нырсы авыл жирлегенә кергән Карабаян авылына барып тоташкан Дмитрий Павлович Дормидонтов һәлак булды. Көнчыгыш хәрби округының 36 гомуми гаскәр армиясенең аерым гвардия танк бригадасы 5 реактив дивизион командиры майор Дмитрий Павлович, үзен икенче планга куеп, Ватан алдында бурычын үти. Аны якыннан белгән кешеләр бары унай, жылы фикерләр генә житкерәләр. Дмитрий 1987 елда Казан шәһәрендә  туып үсә, әти-әниләре туган ягы Карабаян авылында еш булганлыктан, ул да еш кайта. Алдагы тормышын хәрби юнәлеш белән бәйләргә исәпләгән егет, мәктәптә дә яхшы билгеләргә генә укып, Казан югары артиллерия команда-инженер училищесына укырга керә. Аны  яхшы тәмамлап, югары белем ала. Батыр егетнең әтисе 1997 елда вафат була, аны туган ягы Карабаян авылына җирлиләр. Дмитрий Павловичны да  соңгы  юлга әлеге  авылга озаттылар. Тормыш юлдашы Ольга Андреевна балалары хакына әлеге сынауны җиңәргә тырышып, сабыйларын тәрбияли. «Әти» дип өзелеп торган улы Павелга, әтисенең бер тапкыр да җылы кочагында булмаган Ульянага ничек әтиләренең юк икәнен  анлатасың...
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Дмитрий Дормидонтов үлгәннән соң Батырлык Ордены белән бүләкләнде. Украинага кадәр дә ул “кайнар нокта”лардан, исән-имин кайткан…
Вакыт яраларны дәвалый дисәләр дә, якыннары күңелендә бу гомергә төзәлмәс яра булып сыкрап, әрнеп тора... Аларга бары сабырлык кына телибез. Әти-әниләре оныкларына таяныч булып, сабыйлар киләчәктә якыннарын хөрмәтләп яшәсеннәр иде. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын.

Эльмира Котдусова.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев