«Яшел ут-2024» республика смотр-конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды
24 нче гыйнвар көнне Теләченең икенче номерлы балалар бакчасында балаларны юлларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген активлаштыру максатыннан оештырылган, районның мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре арасында «Яшел ут-2024» республика смотр-конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.
Әлеге бәйге ике этапта узды: читтән торып үткәрелгән этапта жюри әгъзалары конкурс документациясен нигезләмә таләпләренә туры килү-килмәүгә тикшерде, тапшырылган материалларны өйрәнде; конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә имтихан тапшырды һәм икенче этапта балалар белән шөгыльләр күрсәттеләр.
«Яшел ут-2024» республика конкурсының муниципаль этабында районның мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан 5 тәрбияче һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә «Яшел ут-2024» республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре булып түбәндәге тәрбиячеләр танылды: 1 урын - Хәбирова Алинә Равил кызы (Теләче 2нче номерлы балалар бакчасы), 2 урын - Кашапова Ләйсан Шамил кызы (Теләче 1нче номерлы балалар бакчасы), 3 урын - Биккинина Римма Рашит кызы (Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы). «Яшел ут-2024» конкурсының республика этабында район данын Хәбирова Алинә Равил кызы яклаячак.
Теләче 2нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Галимова Н.Ф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев