Июль аена халык сынамышлары
3 июль - үрмәкүч ятьмәләрен таратмаса, яңгыр явар. Тагын үрә башласа, һава торышы яхшыга үзгәрә.
4 июль - җил төшкә кадәр бер якка исеп, төштән соң юнәлешен борса, көннәр әйбәт торыр.
5 июль - яңгыр яуса, икмәк уңар.
6 июль - сандугач тавышы ишетелмәсә, арпа суктыра башларга мөмкин.
7 июль - мул чык - мул кыяр уңышына.
8 июль - яңгыр яуса, умартачылар өчен уңышлы ел: бал уңа.
9 июль - яңгыр яуса, сентябрь яңгырлы булыр.
10 июль - яңгыр яуса, әбиләр чуагы "елак" булыр.
11 июль - урман тавышсыз гына дулкынланса - яңгырга. Яңгырга 3-4 көн кала өрәңге яшь коя башлый.
12 июль - Питрау. Бу көннән соң үсемлекләр үсүдән туктый. "Питрау җитте - җәй үтте" диләр. Бу көнне яңгыр яуса, иген уңмый.
13 июль - күке кычкыруын дәвам итсә, җәй матур һәм озак килә, кар соң төшә. Бу көннән соң күке тавышы тынса, кыш иртә киләчәк.
14 июль - йолдызлар җемелдәшеп, иртән болытлар күренсә - көчле яшенгә.
15 июль - агачларда сары яфраклар күренсә, иртә көз һәм кышка. Суда сазан уйнаса, җәйнең икенче яртысы матур булыр.
16 июль - озынборын һәм черкиләр түгәрәкләнеп очса, алдагы 7 көн коры һәм матур торыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев