Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Икеләтә уяулык сорала

Бүген, ягъни 9 апрель көнне, район Советының зур утырышлар залында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә терроризмга каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышы булып үтте.

Утырышка көч структуралары, оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары чакырулы иде. Утырышта 7 көн тәртибе каралды. 

Әлеге көн тәртипләре буенча Россия Федерацияcе Эчке эшләр министрлыгының Теләче бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Фәрит Гатауллин,  ачык типтагы “Челтәр компаниясе” акционерлык җәмгыятенең Теләче участогы җитәкчесе Илдар Зиннәтов,  район газ хуҗалыгы җитәкчесе Равис Хаҗиев, җаваплылыгы чикләнгән “ТопГаз” ширкәте инженеры Ильнат Шәехов, район миграция хезмәте җитәкчесе Айнур Зиннәтуллин, Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников, Әбде авыл җирлеге башлыгы Нияз Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Утырышта йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты. Уз үзенең чыгышында күптән түгел генә Мәскәү өлкәсендә, республикабызның Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләрендә явыз җинаятьчеләр тарафыннан оештырылган террористик актлар турында искә алып, һәркемнән уяулыкны икеләтә арттыруны сорады. Азактан утырышта яңгыраган чыгышлар, фикер-тәкъдимнәр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев