Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиңү түгел, иң мөһиме – катнашу

Бүген, ягъни 4 ноябрь көнне, “Батыр” спорткомплексында физик мөмкинлекләре чикле ир-егетләр, хатын-кызлар һәм балалар арасында кул көрәше (армрестлинг) буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Чемпионаты булып үтте.

Ярышларны ачу тантанасында спортчыларны муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин белән Татарстан Республикасы инвалидларының физкультура – спорт җәмгыяте Рәисе Фәридә Сафиуллина һәм чаңгы ярышлары буенча Олимипия чемпионы, Россиянең атказанган спорт остасы, кул көрәше буенча күп тапкырлар Россия чемпионы Ирина Полякова сәламләде. Фәридә Идрис кызы үзенең чыгышы вакытында физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызны физкультура һәм спортка тартуда зур тырышлык куйганнары өчен муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповка , “Теләче” спорт мәктәбе директоры Илдар Гыйниятуллинга, аның урынбасары Лилия Мараковага һәм тренер Айрат Кыямовка җәмгыятьнең Рәхмәт хатларын тапшырды. Азактан танылган эшмәкәр, Теләче районы кул көрәше Федерациясе Президенты, 2017, 2021 еллар Хәйриячесе, районда кул көрәше буенча үткәрелгән ярышларның даими иганәчесе  Хаким Хадиуллин ярышка килгән балаларга акчалата призлар өләште.
Көн буе дәвам иткән ярышлар мавыктыргыч,  киеренке мизгелләргә бай булды. Шулай да ярышта катнашучылар, аларны озата килүчеләр, тренерлар өчен очрашу, аралашу мөһимрәк иде. Мисал өчен, Яр Чаллы шәһәреннән улы Радикны ярышларга озата килгән Люба Михедюкова билгеләп үткәнчә, бу һәр катнашучы өчен дә шулай. “Сездән бик канәгать булып, киләчәк көннәргә яшәү көче, дәрте алып кайтып китәбез. Ярышлар бик оешкан төстә узды. Безнең өчен җиңү түгел, катнашу мөһим. Шулай дисәм дә, улым бу ярышта өченче урынны яулады. Безнең өчен бу да зур сөнеч!, - диде ул ярыш вакытында алган тәэсирләре белән уртаклашып.
Ярышларның ничек узуы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белергә мөмкин. Түбәндәге фотоларда бүген узган ярышларның чагылышын күрәсез. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев