Югалган Тулешкә авылында авыл җыены
Күптән түгел районыбызның инде югалган Тулешкә авылында авыл җыены булып узган.
- Очрашу, яңгыр булуга карамастан, көне буе барды. Зиратны тәртипкә китердек. Хәтирәләрне яңарттык, биедек, җырладык. Якташыбыз Фәрит Хатыйпов та кайткан иде. Академик Марсель Кахир улы Кадыйров иганәчелеге белән узды. Чараны ул үзе алып барды, - дип хәбәр итте оештыручылар.
Онытмабыз сине Түлешкә
Төрле авыллар очрады
Минем авылым Түлешкә
Кемгә нинди авыл тигән
Ә бу авыл минем өлешкә
Табигатьнең җәннәтеме икән
Искитәрлек аның урыны
Шифалы чишмәсе дә бар
Янында гына куе урманы
Әллә ачы язмыш микән
Әллә Аллах шулай теләгән
Юк шул бүген Түлешкәбез
Нигез ташын нәселе эзләгән
Яңа буын килде бүген
Онытмаска авыл исемен
Өлкәннәрнең сүзен тыңлап
Барлап торыйк җисемен
Очрашулар ел да кабатлансын
Үлгәннәр рухына дога кылыйк
җаннары бит шуны көтә.
Түлешкәлеләр горур булыйк
Авылыбыз исеме Түлешкә
Ул безнең йөрәкләрдә
Хаҗинур Чишмәле, 2023 ел.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев