Юлда ялгышырга ярамый
Юлда тизлек режимын арттыру, хәрәкәт итү тәртибен бозу, каршы як полосага чыгу, исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү, җәяүлеләрнең торак пунктлардан читтәге юлларда яктылык кайтару элементларыннан башка хәрәкәт итүләре - юлтранспорт фаҗигасына юлыгуның төп сәбәпләре булып торалар.
Быелның биш аенда республикабыз юлларында 1041 юл-транспорт фаҗигасы теркәлгән. Аларда 109 кеше үлгән, 1269 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Узган елгы шушы чор белән чагыштырганда, юлларда һәлак булучылар саны 25 кә арткан (29,8%). Һәлакәтләр саны 166 га (13,8% ка), җәрәхәт алучылар саны 197 гә (13, 4%ка) кимегән. Районыбыз биләмәсенә кергән юлларда быелның биш аенда биш юл-транспорт фаҗигасы теркәлгән. Аларда 11 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган, кеше үлеме белән бәйле очраклар теркәлмәгән. Узган елгы шушы чор белән чагыштырганда тән җәрәхәте алучылар саны өчкә артыграк. Аварияләрнең өчесе төбәк юлында килеп чыкса (дүрт кеше зыян күрә), икесе федераль дәрәҗәдәге юлда - М7 “Волга”, “Мәскәү - Уфа” юлында теркәлә (җиде кеше зыян күрә)
Аракы эчсәң - рульгә утырма! Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2024 елның биш аенда районыбыздагы юлларда җәмгысе 494 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Узган елгы шушы чор күрсәткечләре белән чагыштырганда, икегә артырак. Быелның биш аенда район биләмәсендә 19 кеше автомобиль белән исерек хәлдә хәрәкәт иткән. Исерек йөртүчене аклар да, яклар да сәбәп юк. Алар шул хәлдә авария китереп чыгарып, кешеләрнең гомерләрен өзәләр, мәрхүмнәрнең якыннарының йөрәгендә мәңге җуелмас яра калдыралар. Узган ел бу күрсәткеч 18 генә булган. Каршы як полосага чыгу очрагы да узган елгыга караганда ике очракка артык. Җәяүлеләр дә юл йөрү кагыйдәләрен быел узган елгы шушы чорга караганда өч тапкыр артыграк бозганнар. Мондый төр кагыйдә бозулар былтыр 15 тапкыр гына теркәлгән булса, быел 18 гә “менгән”. Арада автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп тә, кабат руль артына утыручылар бар. Андыйларның саны биштән җидегә кадәр арткан. Саклык каешын куймыйча гына автомобиль белән идарә итүчеләр саны да ишәйгән. Узган ел ике йөз булса, быел ике йөз дә унөчкә “күтәрелгән”. Узган ел административ җәза буларак билгеләнгән штрафларны түләүмәүчеләр саны 39 га җиткән булса, быел бу күрсәткеч 11 гә кимегән.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев