Юллар — аның язмышы
Район яңалыклары

Юллар — аның язмышы

Юллар... Күбебез алар буйлап сәяхәт итәргә, яңа җирләр күрергә яратадыр, мөгаен. Ә менә шофер һөнәрен сайлаучылар өчен юл — хезмәт тә, тормышның үзе дә. Елның теләсә кайсы тәүлегендә юлда булучыларны үз һөнәрләренә гашыйк булу гына тотып тора дисәң дә ялгыш булмас. Нинди генә һава торышы — күз ачкысыз буранмы, яңгырмы яки бозлавыкмы — булмасын, алар һәрвакыт хезмәттә. Билгеле, озын юллар гел ансант кына булмый, анда катлаулы, көтелмәгән хәлләргә дә еш очрарга туры килә. Теләче авылында яшәүче, мәктәп эскәмиясеннән үк руль артына утырган Алмаз Закиров үзенең хезмәте һәм иксез-чиксез юллары турында сәгатьләр буе сөйли ала.

Ул үзенең хезмәт юлын «Агрохимсервис» оешмасында башлап җибәрә, соңрак «АТП» оешмасында хезмәт куя. Мәктәпне генә тәмамлаган яшь егет җаваплылыктан куркып калмый, КамАЗ машинасы руле артына утыра һәм чыныгу мәктәбе үтә.

Юлларны ярату, яңа офыкларга омтылу хисе аны бер урында гына торырга ирек бирми , ерак сәфәрләргә  этәрә. Менә сигез ел инде ул  йөк машинасында Россиянең төрле төбәкләренә йөк ташый. Саный башласаң, Алмазның бармаган җире калмаган диярлек:  Адлер, Санкт-Петербург, тарихи Волгоград һәм башка бик күп ерак калалар аның өчен таныш сукмакларга әйләнгән. Ил гизү юнәлешендә эшли башлаганына сигез ел узып киткән булса, соңгы өч елын ул инде тулысынча үз-үзенә хезмәт итә. Шәхси «Газель» машинасы сатып алып, эшкә ныклап кереп китә. Тәҗрибәле  шофер бүгенге көндә заман белән бергә атлый. Ул  «Ати сервис» логистлары аша эшли.

«Беркайчан да эш бетми, соңгы вакытта сәфәрләр күбрәк Мәскәү юнәлешенә була», — ди ул үзе.

Юлда йөрү — бер карауга гына романтика, ә асылда бу авыр, сабырлык таләп итә торган хезмәт. Кунарга туры килгән төннәр дә, куркыныч очраклар да җитәрлек.

«Кая барсам да, гел Аллаһка тапшырып чыгамын,   куркыныч хәлләргә очрарга язмасын. Күңелдә курку хисе булмаганда гына, үзеңә ышанып алга атлыйсың. Машинамда махсус саклану чаралары яки сиптергечләр йөртмим. Без гел рация белән эшлибез. Ерак юлга йөрүчеләр юлда нинди бөкеләр, нинди аварияләр яки кыенлыклар булганын 3–4 километр ара аша гел бер-берсенә хәбәр итеп, ярдәмләшеп бара», — дип аңлатты.

Алмаз  әйтүенчә, руль артына утырдым да чыгып киттем дигән сүз түгел, һәр нәрсәгә  игътибарлы булырга кирәк. Техника булгач, ул көтмәгәндә ватылып та китә ала. Бервакыт зур тизлектә барган килеш көпчәкләре чыгып очкан очрак та булган. Шундый катлаулы мизгелдә юлдан үтеп баручы җиңел машинадагы егетләр туктап, чыгып булышканнар. Нәкъ менә шуңа күрә юлда һәрвакыт һәрнәрсәгә әзер булу шарт.

«Мин үз эшемне яратам, юлда йөрү, руль артында булу җаныма тынычлык бирә. Икенче бер һөнәрне күз алдыма да китермим», — ди Алмаз Закиров.

Тик нинди генә ерак һәм кызыклы сәфәр булмасын, аның иң көткән мизгеле — өйгә кайту. Борчылып, сагынып көтеп торган якыннарыңның җылы гаилә учагына кайтып җитү юлдагы бөтен ару-талуны бер мизгелдә оныттыра, Юлларың һәрчак ак, хәвеф-хәтәрсез булсын, Алмаз! Сине өеңдә һәрвакыт шатланып каршы алсыннар.


Нет комментариев