«Юллардагы иминлекне бергә саклыйк!» район бәйгесенә килгән язма
Иске Җөри балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Каримуллинаның мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иҗат ителгән шигыре.
Җәяүлеләр кичүе.
Әни белән зоопаркта
Без бүген озак йөрдек.
Аю,куян,бүреләрне,
Хәтта зебраны күрдек.
Аклы-каралы атларны
Мин бигрәк тә үз иттем.
Алар белән саубуллашып
Көч хәлгә чыгып киттем.
Әни әйтә:"Һич борчылма!
Алар бит шәһәр тулы.
Алардан башка һич булмас
Имин жәяүле юлы!"
Әкренләп жәяү атладык
Санап атларның сырын.
Безне сакларга килгәннәр
Ташлап туган кырларын.
Юллардагы иминлекләр
Жәяүле кичүендә.
Зур йөк машиналары да
Каршында туктап үтә.
Куркынычсызлык сагында
Жәяүлеләр кичүе!
Алар белән һәрчак жиңел
Юл аркылы үтүе!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев