ЮХИДИ хезмәткәрләре көне белән!
Бүгенге тормышны ЮХИДИ хезмәтеннән башка күз алдына да китереп булмый. Ел саен юлларда транспорт саны арта.
Хөрмәтле юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезнең авыр хезмәтегез киеренке ритмда уза һәм күп җаваплы вазыйфаларны үз эченә ала. Елның теләсә-кайсы фасылында тәүлек әйләнәсендә сез, юл-патруль хезмәте инспекторлары, юлларда тәртип саклап, юл һәлакәтләрен киметүгә, транспорт йөрешен көйләүгә үзегездән зур өлеш кертәсез. Киләчәктә дә әлеге бурычны зур җаваплылык тоеп башкарачагыгызга нык ышанабыз. Җаваплы хезмәтегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез!
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев