Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Кабат-кабат очрашулар насыйп булсын!”

Бүген, ягъни 3 март көнне, район мәдәният йортында Актаныш муниципаль районыннан килгән “Агыйдел” дәүләт җыр-бию ансамбле концерты булды.

Концертта ансамбль тарафыннан халкыбыз җырлары, классик композиторларыбызның әсәрләре һәм дәртле биюләр башкарылды. Концертка “Пушкин картасы” белән  14 яшьтән 22 яшькәчә булган укучы яшьләребез һәм аларның укытучылары чакырулы иде. Яшь тамашачылар артистларның чыгышларын зур алкышларга күмде. Шунысы игътибарга лаек, моннан ун ел элек дәүләт ансамбле статусы алган әлеге ансамбльдә райондашыбыз, Югары Кибәхуҗа авылы егете Нуршат Гинатуллин та эшли. Күптән түгел Алабуга мәдәният-сәнгать көллиятенең хореорграфия бүлеген тәмамлаган Нуршат биредә биюче буларак хезмәт куя.

Азактан район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов ансамбль җитәкчелегенә һәм артистларга муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм шәхсән үз исеменнән зур рәхмәт белдереп, иҗади уңышлар теләде. “Алга таба да кабат-кабат очрашулар насыйп булсын!” - диде ул Актаныш районының һәр эштә, шулай ук сәнгатьтә алдынгылар рәтендә булуын ассызыклап.  

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев