Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кеше факторына бәйле

Вацаптан язышу кесә телефоныннан сөйләшеп баруга караганда да куркынычрак.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча, 2005 елдан башлап, ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юлтранспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен дөньяда юл-транспорт һәлакәтләрендә 1миллион 350 мең кешенең гомере өзелә. Бер көнгә өч мең кеше туры килә. Ягъни һәр 24 секунд саен юлларда кемдер үлә. 20 миллионнан 50 миллионга кадәр кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте ала. Гадәттә, аварияләрдә 5 яшьтән 29 яшькә кадәр булган кешеләр үлә. Үлем очракларының яртысы җәяүлеләр, мотоциклчылар, велосипедчылар өлешенә туры килә. Юл-транспорт һәлакәтләре күбрәк югары тизлек, исереклек, автомобильләрнең төзек булмавы аркасында килеп чыга. Агымдагы елның ун аенда районда ун юл-транспорт һәлакәте теркәлгән...

 

Бу хакта тулырак район газетасының 18 ноябрь санында. Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев