Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Контракт буенча хәрби хезмәт – чын ир-егетләр эше

Билгеле булганча, 1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шул ук вакытта хәзер югары һәм махсус урта белемле призывникларга контракт буенча да Россия кораллы Көчләрендә хезмәт итү мөмкинлеге бирелә.

Бу хакта тулырак Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Закиров Фәнис Фәрит улы белән сөйләштек.

- Контракт буенча хәрби хезмәт үтүче – бу Ватанны профессиональ яклаучы. Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итү үзендә дәүләт һәм шәхси мәнфәгатьләрне берләштерә. Армия профессионалардан торырга тиеш. Яшькә килгәндә, хәрби килешүләр 18-60 яшьлекләр белән 1 елдан алып 5 елга кадәр төзелә. Майор, подполковник, полковниклар 62 яшькә кадәр дә контрактчы була ала.

- Аларга нинди түләүләр каралган?

- Хәрби хезмәткәр бер ел һәм аннан да күбрәк вакытка контракт төзегән очракта, аңа бер тапкыр 195 мең сум күләмендә түләү бирәләр. Контрактчы махсус операциядә катнашмаска да мөмкин. Шуңа да хезмәт хакы төрлечә. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткәндә аның айлык акчалата тәэмин ителеше 204 мең сумнан башлана. Бу сумма хәрби дәрәҗәгә, вазифага һәм хезмәт итү елларына бәйле. Мәсәлән, өлкән сапер – 216 мең сум күләмендә, өлкән телефончы - 219 мең, гранатометчы – 211 мең, шофер – 211 мең, повар – 211 мең, укчы - 204 мең, өлкән шофер-электрик – 216 мең, пулеметчы – 216 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы алачак. Моннан тыш, контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләргә аерым социаль ташламалар һәм гарантияләр каралган.

- Теләк белдерүчеләр күпме? Теләче районыннан ничә кеше контракт буенча хәрби хезмәттә?

- Бүген 21 кеше белән контракт төзелде. Кызыксынучылар арта бара. Килешү нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләр башта хәрби комиссариатка килә, аннары алар әңгәмә үтәргә Казанга җибәрелә һәм кайда нинди гаскәрләрдә хезмәт итәчәге хәл ителә.

- Контракт буенча хезмәт итүчеләр бу сайлауны ясаганнарына үкенмиме?

- Контракт буенча хезмәт итүче якташ егетләребез белән һәрдаим аралашып торам. Берсеннән дә зарлану сүзләре ишетмәдем. Чыннан да, контракт буенча хезмәт итүнең уңай яклары, өстенлекләре зур. Контракт буенча хәрби хезмәт – чын ир-егетләр эше. Илебез чикләре тыныч булмаса да, ватанпәрвәрлек хисе барыбызда да азмы-күпме бар.

- Махсус хәрби операция зоналарында булучы райондашларыбыз янына да баргалап торуыгыз хакында ишеттек.

- Әйе, егетләр белән һәрдаим элемтәдә торырга тырышабыз. Алар хезмәт иткән җирләрдә дә берничә тапкыр булып кайттык. Сораган әйберләрен җибәрәбез. Бу яктан волонтерлар да күп тырышлык куя. График нигезендә ялга кайталар. Ватан сагында торучы егетләребезнең исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телим. Батыр уллар үстергән әти-әниләргә күркәм сабырлык телим.

Алинә Шәмәрданова.

 

Фото: https://www.freepik.com  #МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев