Котлыйбыз!
Район яңалыклары

Котлыйбыз!

«Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» мәдәни үзәгендә Роберт Миңнуллин исемендәге бөтенрәсәй мәктәп укучылары һәм педагоглар фәнни-гамәли конференциясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Балыклы башлангыч мәктәбе укучысы Кәримова Айзирәк, Р. Миңнуллин сүзләренә “Чишмә” җырын башкарып, «Вокал жанры» номинациясендә 1 урынны яулады. Ә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен «Р. Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле уку» номинациясендә Алан балалар бакчасында тәрбияләнүче Кәримова Алимә, «Кычыткан» шигырен сөйләп, 3 урынны алды. Җиңүчеләрне һәм аларның остазларын (Сафиуллина А.Т., Сибгатуллина А.Т.) котлыйбыз, аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.​ ​ ​


Нет комментариев