Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 27 август иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, районда бөртекле һәм кузаклы культуралар 15459 гектар мәйданда җыеп алынган.

Планга карата эш үтәлеше - 70%. Тулаем икмәк уңышы 48500 тонна тәшкил итә. Бөртекле һәм кузаклы культуралардан иң мул уңыш - “Низамов М.Х.”крестьян - фермер хуҗалыгында! Монда һәр гектардан җыеп алына торган уртача иген уңышы - 35,8 центнер тәшкил итә. “Алан” акционерлык җәмгыятендә бу күрсәткеч - 33,4 центнер.

Җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте игенче - механизаторлары бөртекле һәм кузаклы культураларны суктыру эшен төгәлләде. Алар 7361 гектар мәйданнан 23700 тонна икмәк җыеп алды. Һәр гектардан җыеп алынган иген чыгышы 32,7 центнер тәшкил итә. Хәзер алар күрше Питрәч районында арендага һәм сатып алган җир мәйданнарында хезмәт куя. “Алан” акционерлык җәмгыятендә урып - җыю эшләренең 77%ы төгәлләнде.

Районда урак белән беррәттән, тулы куәткә көзге чәчү эшләре дә бара. Хәзер район буенча 4560 гектарда көзге чәчү эшләре башкарылды. Җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтендә, “Алан” акционерлык җәмгыятендә эш темпы яхшы. Әлбәттә, көзге мөһим агрочара өчен югары сыйфат белән эшкәртелгән җир мәйданы, элиталы симәнә орлыгы һәм җитәрлек күләмдә минераль ашламалар булу зарур.

Бүген, ягъни 28 август көнне, муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплыгыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәте кырларында һәм амбар хуҗалыгында булып, кырдагы һәм ындыр табагындагы эшнең барышы белән танышты. Хуҗалык җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдинов әйтүенчә, әлеге хуҗалыкта бөртекле һәм кузаклы культуралар 822 гектар мәйданда җыеп алынган. Планга карата эш үтәлеше - 53%. Тулаем икмәк кереме - 2500 тонна тәшкил итә. Һәр гектардан җыеп алына торган уртача иген уңышы чыгышы - 30 центнер. Без килгәндә, ширкәт комбайнчылары - Владимир Мазарченков, Илфат Габдуллин һәм Василий Архипов - 55 гектарда игелгән солы басуын суктыралар иде. Контроль суктырып карау вакыкытында иген чыгышы 35 центнер тәшкил иткән. Алга таба игенче - механизаторлар алдында 538 гектарда игелгән солы культурасын һәм 140 гектарда чәчелгән сабан бодае мәйданнарын җыеп алу бурычы тора.

-
Иген кырларының бүгенге торышы буенча, Һәр ике культура да мул уңыш вәгъдә итә. Әлеге культуралардан җыеп алыначак иген уңышы 35 центнердан да ким булмаска тиеш. Быел бөртекле һәм кузаклы культуралардан биш мең тоннадан артык икмәк җыеп алырга планлаштырабыз. Алга таба аяз, коры көннәр торып, исән - имин җыеп алырга язсын. Кырдан кайткан ашлыкның һәрберсен чистартып, киптереп дигәндәй, түбә асына кертеп барабыз. Бер генә әрҗә ашлык та ачык һавада ятмый. Аллага шөкер, складларыбыз җитәрлек, - дип белдерде хуҗалык җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдинов.
Хуҗалык иртәгә, ягъни 28 август көнне, көзге чәчүгә керешәчәк. Моның өчен тиешле күләмдә җир эшкәртелеп, арыш, көзге бодай симәнәләре әзерләп куелган. Шәткелеләр арышның “Память Кунакбаева” сортын - 350, көзге бодайның яңа “Граф” сортын 400 гектар мәйданда чәчәргә планлашытаралар. Быел алар арыш культурасы мәйданнарын арттырганнар. Узган көз аны 220 гектарда гына иккәннәр иде. Җәй башында аның һәр килограммын, шактый ымсындыргыч бәягә - 11 сумнан сатып җибәрә алганнар. Хәзер базарда арышның бәясе 13 сум. Бүген арышы булган хуҗалыкларга аны сатып әзме - күпме бөтәю мөмкинлеге бар. Чагыштыру өчен, бу урында базарда бодайның килосы 7 - 8 сум гына торуын әйтеп үтү дә җитә.

Нет комментариев