Нияз Рахматуллин: «Бозау кадәр бозау оттык, әле ышанмадык башта»
Район яңалыклары

Нияз Рахматуллин: «Бозау кадәр бозау оттык, әле ышанмадык башта»

2026 елның беренче яртыеллыгына «Теләче» район газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды. Анда төп бүләк ~ бозау, Теләче авылында яшәүче язылучыларыбыз Нияз һәм Лилия Рахматуллиннар гаиләсенә чыккан иде. Ниһаять, бүләкне иясенә тапшырдык.

Бу яртыеллыкта район газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатуда, Баландыш авылында  үз хуҗалыгын булдырган Дәүләтшиннар гаиләсенең зур өлеше керде. Без бик рәхмәтле аларга! Эшләре гел уң булсын!

- Район газетасын күптәннән алдырабыз, менә бит  насыйп булгач, бозау кадәр бозау оттык, әле ышанмадык башта. Иганәче Марат һәм  Адель Дәүләтшиннар гаиләсенә, "Теләче" газетасы хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт, эшегездә уңышлар телибез, - диде гаилә башлыгы Нияз Рәис улы.

<iframe
width="720"
height="405"
src="https://rutube.ru/play/embed/0f98c1c686b5cb3325af758c7bf2d404/?dist=tatmedia&anc=tulachi.ru&autostartmute=true&autoplay=true"
style="border: none;"
allow="clipboard-write; autoplay"
allowFullScreen
></iframe>


Нет комментариев