Район яңалыклары

Кызлар икесе дә олимпиада призерлары

Агымдагы елның 13-16 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теленнән ХIlI Халыкара олимпиада үтте.

Теләче районы данын Иске Җөри урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гарипова Зөһрә һәм Теләче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Фәләхиева Сәгыйдә яклады. Кызлар икесе дә олимпиада призерлары булдылар!  Укытучылары: Сәлимова Резеда Гафур кызы һәм Гыйльфанова Алсу Мәгъсүм кызы. 

Укучыларны һәм укытучыларны уңышлары белән котлыйбыз!


Нет комментариев