Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Кызыл китап битләренә сәяхәт” дигән чара үтте

Сауш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныфлар өчен “Кызыл китап битләренә сәяхәт” дигән чара үтте.

Әлеге чарага Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Шаймуллина Алия Ринатовна, "Ашит" дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильясовна, Ахметзянов Рашит Зиннурович килгән иде. Килгән кунакларга балалар тарафыннан экологик тема белән бәйле булган биюләр, җырлар, шигырьләр башкарылды. Балаларга исә Кызыл китап турында мәгълүмат, аның ни өчен кызыл төстә булуы, анда ниләр тупланганы аңлатылды. Табигатьнең кеше тормышында әһәмияте, зур роль уйнавы табышмаклар, уеннар аша җиткерелде. Чараның төп максаты булып торган балаларга кешелекне борчыган экологик мәсьәләләрнең барлыкка килү сәбәпләре һәм аларны булдырмаска тырышу, туган яккак мәхәббәт, үсеп килүче яшь буында табигатькә сакчыл караш булдыру ачык күренеп торды. Балалар чарада бик кызыксынып катнаштылар, күңел сандыкларына кирәкле мәгълүматны салып куйганнардыр дигән өметтә калабыз. Соңыннан килгән кунаклар чарада катнашучыларга үзләренең алып килгән истәлекле бүләкләрен тапшырып балаларны сөендерделәр, “Мин һәм Кызыл китап” республика күләм бәйгесендә катнашып, 1нче урынны яулаган мәктәпкәчә белем бирү төркемендә тәрбияләнүче Исмәгыйлева Мәдинәгә грамота һәм бүләк тапшырдылар.

 

Тәрбияче Гөлназ Зәйнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев