Мәскәү шәһәрендә уңышлы чыгыш ясап, җиңү яулап кайттылар
25 октябрь көнне Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән күпмилләтле халыклар арасында « Гасырлар буена яңгыра туган телем» конкурс - фестивале узды.
Теләчедә яшәүче өч малай тәрбияләп үстерүче Фәрит-Гөлфия Муталлаповлар гаиләсе ( җитәкчеләре Ләйсән Хисамутдинова, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе) финалга чыгып, Мәскәү шәһәрендә уңышлы чыгыш ясап, җиңү яулап кайттылар. Чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәк буынны үз туган телебездә тәрбияләвегез белән горурланабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев