Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Махсус хәрби операциядә Урта Мишә авылыннан ике егет катнаша

Туган җирдән килгән ризык та, кием-салым да, башка кирәк-ярак та безгә бик кадерле, бик якын», – ди алар.

Шарипов Айнур Илшат улы 1996 елның 15 декабрендә Теләче районы Урта Мишә авылында дөньяга килә.2003 елда Урта Мишә авылы башлангыч мәктәбенә укырга керә.2007 – 2014 елларда Олы Мишә урта мәктәбендә белем ала. 2014 – 2015 елларда Ленино-Кокушкинода  “Автомеханик” белгечлеге алып чыга. Унтугыз яше тулгач, хәрби хезмәткә чакыру килә. 2015 елның 15 октябрь көнне Армия сафларына китә. Мәскәү асты Одинцово шәһәрендә Ракетно войскада хезмәт итә. Ил алдындагы хәрби бурычын үтәп 2016 елның 17 октябрендә туган авылына әйләнеп кайта. 2017 елның май аеннан хезмәт юлын Саба районы Түбән Шытсу хуҗалыгында механизатор булып эшли башлый. Җәй айларында комбайнда да эшләп ала. Украина җирлегендә барган махсус хәрби операциядә катнашырга дип Айнурга 2022 елның 26 октябрендә чакыру килә. Казан янындагы полигоннарда күнекмәләр узгач, 2 ай укыганнан соң, 28 декабрь көнне Донецк Халык Республикасына хәрби хезмәткә алып китәләр. 2023 елның 25 нче март көнне взвод белән штурмга кергәндә Айнурның уң аягы бот төбеннән яралана. Донецк, Ростов шәһәрләре госпиталендә бер-бер артлы операцияләр кичерә. Соңгы бишенче операцияне Мәскәү шәһәрендә хәрби госпитальдә ясыйлар һәм шуннан соң 24 июль көнне Айнур туган авылына 45 көнлек ялга кайта. Яралану сәбәпле бүгенгесе көндә Айнур Шарипов Самара шәһәрендәге хәрби шифаханәдә дәвалана. “Илебез күге аяз, тормышыбыз тыныч, имин булсын!” — ди Айнур.

Шингарев Рәхимҗан Фәнүр улы  1998 елның 14 февралендә Теләче районы Урта Мишә авылында дөньяга килә. Урта Мишә башлангыч, Олы Мишә урта мәктәпләрендә белем алганнан соң,  2014 – 2017 нче елларда Ленино-Кокушкинода “Тракторист - машинист” белгечлеге алып чыга. Хәрби хезмәткә чакыру килеп 2017 нче елның ямьле май аенда Армия сафларына китә. 1 ай Иркутск шәһәрендә снайперга укыгач, Красноярск шәһәренә алып китәләр. Ил алдындагы бурычын үтәп 2018 елның 2 нче июнендә туган авылына әйләнеп кайта. Армиядән кайткач башта төрле эштә, аннан Саба районы Түбән Шытсу авылында тракторист, комбайнер булып эшли. Шулай ук Казан шәһәрендә ООО "КСК-ПЛАСТ" заводында да эшләп ала. Украина җирлегендә барган махсус хәрби операциядә катнашырга дип Рәхимҗанга 2022 елның 22 сентябрь көнне повестька килә. 26 сентябрь көнне  Казанга алып китәләр. Казан янындагы полигоннарда укыганнан соң 23 октябрь көнне Казаннан китәләр. 2 ноябрь көнне Украина җирлегенә керәләр. Снайпер вазифасын башкара. Рәхимҗан 2023 елның 27 мартында 2 атналык чираттагы ялга һәм 14 августтан да чираттагы ике атналык ялларга кайтып китә. «Безне мөһим булган бар нәрсә белән Россия Кораллы көчләре тәэмин итә, әлбәттә. Әмма туган җирдән килгән ризык та, кием-салым да, башка кирәк-ярак та безгә бик кадерле, бик якын», – ди алар. Ә без исә, аларның исән - сау туган авылыбызга әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

 Гөлфия Мөхәммәтшина.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев