Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тотарга?

Кеше мәктәптә, кибеттә, транспортта таныш һәм таныш булмаган кешеләр белән даими элемтәдә тора. Башка кешенең үз-үзен тотышы, ачык йөзле яки тупас әйтелгән сүз еш кына күңелдә көн буена эз калдыра.

Шул уңайдан, 19 февраль көнне Югары Мәтәскә авыл клубында мәктәп укучылары белән " Җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тотарга?" дигән әңгәмә үтте. Урамда булса, кычкырып сөйләшергә, кычкырырга, сызгырырга, үтеп баручыларның игътибарын үзенә җәлеп итәргә ярамый, шәхси һәм җәмәгать милкен бозмаска, транспортта өлкән яшьтәге кешеләргә, кечкенә балалары булган хатын-кызларга урын бирергә кирәк. Кыскасы, кешеләр арасында үз-үзеңне яхшы тотырга, бер-береңне хөрмәт итә белергә белергә кирәклеге турында аралаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев