«Мотоцикл» операциясе узды
Бүген, 9 август көнне, район Юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, массакүләм мәгьлүмат чаралары вәкилләре белән берлектә «Мотоцикл» операциясе кысаларында рейд уздырдылар.
Район буенча үткәрелгән рейд барышында ике мотоцикл йөртүчегә карата административ беркетмәләр төзелде. Рейд нәтиҗәсендә бер мотоцикл йөртүченең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы һәм икенче мотоцикл (питбайк) хуҗасы зур юлларда йөрү өчен каралган документлары булмаганлыктан, җаваплылыкка тартылды. Алга таба да мондый рейд дәвам итәчәк. Хөрмәтле мотоцикл йөртүчеләр, әлеге төр транспорт чарасы аеруча да куркыныч саналганлыктан , аның белән йөргән очракта барлык саклык чараларын күреп, мотошлем белән генә хәрәкәт итүегез сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев