Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Муса Җәлил һаман безнең арада!”

15 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Муса Җәлил һаман безнең арада!” исемле әдәби – музыкаль чара үткәрелде.

Укучылар Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Чараның максаты: патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре, ямьле, матур табигать күренешләрен тасвирлаган һәм дәһшәтле сугышта җиңүгә рухландырган шигырьләре аркылы укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну, ихтирам хисләре тәрбияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев