Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өлкәннәргә ярдәм

Атна дәвамында күпләп яуган кар Теләче районының "Родник" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре өчен шактый мәшәкатьләр тудырды.

Бу көннәрдә аларның төп максаты булып өлкән яшьтәге кешеләрнең шәхси йортлары ишегалларында уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудыру тора. Кардан чистарту - кышкы чорда иң кирәкле социаль хезмәтләрнең берсе. Социаль хезмәткәрләр социаль хезмәттән файдаланучылар белән даими элемтәдә торалар һәм килеп туган начар һава шартларында, аларга көчле кар яву нәтиҗәләрен җиңәргә ярдәм итәләр. Алар намус белән йорт яны территорияләрен, капка төпләрен һәм янкормаларга илтүче юлларны үз вакытында чистарталар. Шулай ук социаль хезмәт алучылар соравы буенча, боз барлыкка килүне булдырмас өчен, юлларга ком сибүне дә башкаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев