Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Петрова Зоя Михайловнаның йорт тирәсен кардан чистартырга булыштылар

Узган атнада көчле бураннар булу сәбәпле, бөтен тирә-якны зур-зур кар көртләре күмде. Бар кеше дә кар көрәү, ишек-аллары, капка төпләрен кардан чистарту белән мәшгуль булды.

 Өлкән яшьтәге райондашларыбызга ярдәм итү йөзеннән, бүген Теләче урта мәктәбе укучы-волентерлары, Ворошилова урамында яшәүче Петрова Зоя Михайловнаның йорт тирәсен кардан чистартырга булыштылар. Йорт биеклеге булган карт көртләрен 9 “в” сыйныфы егетләре күз ачып йомганчы көрәп куйдылар. Зоя Михайловна районда бик абруйлы ханым. Ул район чиркәвендә бар эшне дә җайлап, тәртипләп торучы зат. Заманында балалар бакчасында мөдир булып эшләгән кеше. Һәр кешегә рәхмәтле һәм мәрхәмәтле булган бу ханымга без әле тагын озын-озак гомерләр теләп калабыз. Ә шундый булышчы яшь буын булуы аеруча сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев