Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Премияләр билгеләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 20 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.

Тырмалауда:

Беренче урында - Илсур Илфат улы Камалиев - җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәтеннән;

Икенче урында - Марат Әхмәтхан улы Зарипов - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән.

Чәчү комплекслары белән чәчүдә:

Беренче урында - Ринат Исламетдин улы Афзалов - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән,  (агрегат бер смена эшли);

Икенче урында - Баканов Александр Николаевич, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән, (агрегат ике смена эшли).

Гади чәчкечләр белән чәчүдә:

Беренче урында -  Илнур Гаптелмәннән улы Шәрипов - “Низамов М. Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан, (агрегат бер сменада эшли);

Габделәхәт Габделбарый улы Яппаров - “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан, (агрегат бер смена эшли).

Биш көнлек күрсәткечләр буенча җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте механизаторы Илсур Илфат улы Камалиев  иң күп нормо-смена эш башкарган механизатор буларак, Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев