Премияләр билгеләнде
4 августка алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге комбайнчылар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.
Игеннәрне суктыруда: Беренче урында - Фоат Дәүләтшин (“Август - Теләче”); Икенче урында - Ильяс Җәләлетдинов (“Август - Теләче”); Өченче урында - Мәүлетҗан Хәбибуллин (“Август - Теләче”); Өченче урында - Василий Архипов (“Агролак”). Игеннәрне теземнәргә салуда: Беренче урында - Ирек Гәрәев (“Таң”); Икенче урында - Фәнил Сәлимҗанов белән Айрат Сабиров (“Алан”). Биш көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча “Август - Теләче” ширкәте комбайнчысы Фоат Абделәхәт улы Дәүләтшин, иң күп икмәк суктыручы комбайнчы буларак, район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев