Премияләр билгеләнде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 27 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге игенче - механизаторлар соңгы биш көндә язгы кыр эшләрендә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.
Тырмалауда:
Беренче урында - Айнур Рафаэль улы Гайнетдинов - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән;
Икенче урында - Әнәс Әхәт улы Гайнетдинов - “Низамов М. Х.” крестьян - фермер хуҗалыгыннан;
Өченче урында - Ильназ Габдулла улы Габделхаков - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән.
Тукландыруда:
Беренче урында - Мәүлетҗан Касыйм улы Хәбибуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән;
Икенче урында - Искәндәр Илнур улы Абдрахманов - җаваплылыгы чикләнгән “Теләче - Август” ширкәтеннән;
Икенче урында - Варламов Дмитрий Павлович - “Алан” акционерлык җәмгыятеннән;
Икенче урында - Флүр Нургали улы Шәйхиев - җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәтеннән.
Җиде көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте игенче - механизаторы Айнур Рафаэль улы Гайнетдинов иң күп нормосмена эш башкаручы буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Исегезгә төшерәбез, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе тарафыннан язгы кыр эшләрендә иң күп нормосмена эш башкарган механизаторларга кызыксындыру чаралары билгеләү турында Нигезләмә эшләнде. Нигезләмә муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин карары белән имзаланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев