Премияләр билгеләнде
Район яңалыклары

Премияләр билгеләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсеннән 4 августка алынган мәгълүматлар буенча, түбәндәге комбайнчылар соңгы биш көндә урып-җыюда иң югары нәтиҗәгә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар һәм кызыксындыру премияләренә лаек булдылар.

Игеннәрне суктыруда:

беренче урында - Рәмис Рифхәт улы Хәнәфиев - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән;

икенче урында - Шигаев Данил Михайлович  - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән;

өченче урында - Ренат Исламетдин улы Афзалов - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән, Нияз Гомәр улы Тимербаев - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән.

 

Игеннәрне теземнәргә салуда: 

Ирек Хәмит улы Кәримуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән.


Нет комментариев