Профилактик чара
Тоташ линияне кисеп, каршы як юлга чыгу - юл йөрү кагыйдәләрен бозуның иң киң таралган төре. Шул сәбәпле килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаларында кагыйдә бозучылар гына түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башка гражданнар да зыян күрә.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы, полиция өлкән лейтенанты Илнур Кәримуллин белдергәнчә, хәрәкәт итү тизлеге югары булган федераль, республикакүләм юлларда тоташ линияне кисеп, каршы як юлга чыгу аеруча куркыныч. “Маңгайга-маңгай” бәрелешүләрнең нәтиҗәсе аеруча аяныч тәмамлана. Бик күп гаиләләргә күтәрә алмаслык олы хәсрәт китергән әлегедәй юл-транспорт фаҗигалары турындагы репортажларны хәбәрләр чыгарылышында көн дә күреп торабыз. Мондый төр кагыйдә бозуларны һәм юлтранспорт фаҗигаларын кисәтү максатыннан, дәүләт автоинспекцияcе тарафыннан республикабыз, шул исәптән районыбыз юлларында 9 марттан 15 мартка кадәр “Каршы як юл” дип исемләнгән профилактик акция үткәрелә. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекцияcенең район бүлекчәсе хезмәткәрләре райондашларыбызны юлларда, бигрәк тә кышкы юлларда сак, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрергә киңәш итә.
Фәнил Гаязов
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев