Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Qazan Quest» республика уенында катнаштылар

Теләче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гарипова Ризәлә Гаптерәүф кызы һәм Асадуллина Зөлфия Наил кызы житәкчелегендә, 7 сыйныф укучылары «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең «Qazan Quest» республика уенында катнашып кайттылар.

Беренче тур нәтижәләре узган атнада билгеле булып, команда Республикага чакыру алган иде. Барлыгы 20 команда катнашкан чарада укучылар төрле биремнәрне үтәп, аерым "нокталар" буйлап хәрәкәт итеп төп бүләкне эзләп табарга тиеш иде. Теләче районы командасы "алтын"ны эзләп тапты.  20 биремнән торган әлеге"Квест-уен" Казанның "Иске татар бистәсе"ндә үтте.

Уен нәтиҗәләре 26 апрель конне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә билгеле булачак.
Теләче урта мәктәбенең эшләп барган биремнәре белән сез "В контакте" социаль челтәрендә махсус уен өчен ачылган биттән таныша аласыз.

https://vk.com/club220074832

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев