Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рейд үткәрелде

13 февраль көнне ЮХИДИның район бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция өлкән лейтенанты Илнур Кәримуллин җитәкчелегендә районыбыз юлларында рейд үткәрелде. Рейд вакытында инспекция хезмәткәрләре һәм участок вәкаләтлеләре (һәркайсы икәү) тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган җиде райондашыбызга административ беркетмә төзелгән.

Тәртип бозучыларның берсенең машина йөртү таныклыгы булмаган, икенчесе, автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән. Калган биш йөртүче саклык каешы эләктермәгән өчен тоткарланган.

Юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү максатыннан үткәрелүче әлегедәй профилактик чаралар һәм “Тоннель” операцияләре алга таба да булачак. Бу уңайдан мәгълүм ведомство җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция өлкән лейтенанты Илнур Кәримуллин:

- Рейдлар барышында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары һәм участок вәкаләтлеләре машина йөртү таныклыгы булмаган, саклык каешын эләктермәгән исерек хәлдә машина белән идарә иткән һәм тоташ линияне кисеп, каршы як полосага чыгучыларга зур игътибар биреләчәк, - дип белдерде.

Соңгы икесе гафу ителмәслек очрак. Бу үзеңне һәм башкаларны турыдан-туры үлемгә алып бару дигән сүз. Бәхетсезлек очракларының күбесе гамьсез, саксыз, үзенең һәм башкаларның язмышын кайгыртмаган йөртүчеләр аркасында килеп чыга.

ЮХИДИның район бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел җиде кеше автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән, алты кеше тоташ линияне кисеп, каршы як полосага чыккан. Утыз кеше автомобильдә саклык каешын куймыйча йөргән.

Фәнил Гаязов

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев