Республикакүләм семинар булып узды
689
0
23 март көнне Арчаның 10нчы номерлы балалар бакчасында район мәдәният һәм мәгариф идарәләре белән берлектә " Идел буе халыкларының мәдәнияты,халык сәнгате аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда рухи- әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү" темасына республикакүләм семинар булып узды.
Әлеге чарада Теләченең 3нче номерлы балалр бакчасы педагоглары Сафина Р.К.,Шаймарданова М.Н. лар катнаштылар. Педагоглар бердәм белем эшчәнлекләрендә татар,рус,башкорт,мари халыкларының мәдәнияты, гореф- гадәтләре,йолалары белән таныштылар. Мастер- класс барышында татар хатын- кызларының бизәнү әйберләре- хәситәләр ясадылар. Семинар " Капка төбе кәмите" исемле күңел ачу кичәсе белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев