Рейд үткәрде
16 февраль көнне административ комиссия әгъзалары, хокук бозу буенча беркетмә төзүче вәкилләр белән берлектә, план буенча билгеләнгән авыл җирлегенә рейд үткәрде.
Рейд нәтиҗәләре күрсәткәнчә, өй һәм хуҗалык тирәләрендә рөхсәтсез төргәкле печән, тимер-томыр саклауга юлыгылды. Әлеге кимчелекләр Олы Мәтәскә авылы җирлегенә кергән Лесной, Олы Мәтәскә авылларына уткәрелгән рейд нәтиҗәсендә ачыкланды. Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе буенча 2 физик затка беркетмә төзелде. Административ хокук бозган гражданнарның беркетмәләре административ комиссия утырышында каралачак.
Район административ комиссиясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев