Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәхси эшмәкәр призына

6 март көнне “Батыр” спорт комплексында шәхси эшмәкәр, иганәче Кузьмина Гөлназ Рәшит кызы призына 2006 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир булып үтте.

Ярышта районыбызның Теләче урта мәктәбенең беренче һәм икенче, Шәтке, Олы Мәтәскә урта мәктәбе командалары белән беррәттән, Саба, Яшел Үзән, Кукмара һәм Арча районнарыннан килгән спортчы кызлар да көч сынашты.

Ярышны тантаналы шартларда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин ачып җибәрде. Яшь спортчыларны сәламләгәннән соң ул районда үсеп килүче яшь буын арасында үстерүдә һәм популярлаштыруда  үзеннән лаеклы өлеш керткәне өчен ярышларның иганәчесе Гөлназ ханымга “Теләче” спорт мәктәбенең Рәхмәт хатын һәм чәчәкләр тапшырды, аны һәм ярышка килгән барлык яшь туташларыбызны язгы бәйрәм - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. 

Ярышларның баш хөкемдары, “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Әзгам Зәкиев старт биргән, көн буе дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч ярышта беренче урынны Яшел Үзән районының Норлат мәктәбе  командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Шәтке урта мәктәбе белән Олы Мәтәскә урта мәктәбенда укучы кызлары лаек булды. Дүртенче урында - Теләче - 1 командасы.

Азактан ярышларның иганәчесе Кузьмина Гөлназ Рәшит кызы һәм аның гаиләсе тарафыннан призлы урыннарны яулаган командаларга Мактау грамоталары, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Яшь спортчыларны бүләкләү тантанасында муниципаль район башкарма комитетының эшләр буенча идарәче Ирек Һадиев катнашты.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев