“SCHOOL PERFORMANCE”
Район яңалыклары

“SCHOOL PERFORMANCE”

1 декабрьдән алып 20 январь көннәрендә чит телләр буенча мәктәп театр коллективларының Республика “SCHOOL PERFORMANCE” фестиваль-конкурсының муниципаль туры үткәнен хәбәр иткән идек.

Конкурста барлыгы,  7 мәктәптән 2-8 сыйныф укучылары катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча 5-8 сыйныфлар арасында Теләче урта мәктәбеның театр коллективы 1 урынга лаек булды. 22 март көнне тетар коллективы Яшел Үзән шәһәрендә, Республика турында катнашып кайтты. Барлыгы 20 мәктәп театр коллективы катнашкан конкурсның нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.  Җитәкчеләре: инглиз теле укытучылары Алексеева Ләйлә Госман кызы, Хамидуллина Ләйлә Камил кызы,  Ахметзянова Айсинә Рәис кызы, Гыймаева Ания Сәлмән кызы, Мифтахова Венера Габдулла кызы.


Нет комментариев