Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сертификатлар тапшырдылар

Бүген, ягъни 11 февраль көнне, район ветеринария берләшмәсенең утырышлар залында бертөркем ветеринария фельшерларына, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә зооветеринария белгечлекләре буенча ике атналык курсларда белем алганлыкларына сертификатлар тапшырылды. Сертификатларны ияләренә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов тапшырды.

Габделхак Госман улы әйтүенчә, ике атналык махсус курслар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры приказы нигезендә бушлай үткәрелгән. Монын тыш, ул чарада катнашучыларга киләчәк эшләрендә уңышлар теләп: “Сертификатларның игелеген күрергә, районның икътисадын алга җибәрергә һәм авыл кешесенең, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ныклы терәге булырга язсын”, -  диде. Лекцияләрне исә Казан ветеринария академиясе галимнәре укыган.Теоретик дәресләр район ветеринария берләшмәсенең уку сыйныфларында уза, практик күнекмәләрне  курсантлар җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте терлекчелек комплексында алганнар. Дәресләр вакытында ветеринария фельдшерларына, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә терлекчелектә иң һәһәмиятле булган сыер бозаулату, терлеккә система кую, сыер каплату, ясалма орлыкландыру, тояк чиренә каршы көрәш кебек элементар гамәлләргә төшендәргәннәр. Чара вакытында Олы Мәтәскә авылыннан килгән крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илнур Фатыхов  курсларның бик вакытлы һәм урынлы булуын билгеләп үтте. “Авылда туып-үсеп, гомер терлек асрап яшәсәк тә, без белмәгән әйберләр дә күп икән. Безгә белем биргән укытучыларга һәм бушлай белем алу мөмкинлеге биргән аграр министрлыкка рәхмәттән башка сүз юк”, - диде ул.

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев