Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шушы көннәрдә Орёл шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар арасында узган армрестлинг ярышлары ахырына якынлашты.

Барлыгы 25 команда катнашкан әлеге мәртәбәле ярышларда «Теләче" спорт мәктәбе тренеры, данлыклы Айрат Кыямов кул астында шогыльләнүче спортчылар да призлы урыннар яулады: Динар Мифтахов-2 урын Илфат Имамиев-5 урын Инсаф Габдуллин-8 урын.

Динар Мифтахов әлеге ярышта җиңү яулап, кул көрәше буенча "Россиянең спорт остасы" исеменә норматив үтәде, армрестлинг буенча Европа һәм Дөнья чемпионатында катнашу хокукына ия булды.
Татарстан җыелма командасы гомуми 9 нчы урынны яулады.
Безнең район командасына Россия күләм ярышларда катнаша алу мөмкинлеге тудырган өчен, районда спортның армрестлинг төрен үстерү һәм популярлаштыру өчен үзеннән зур өлеш керткәне өчен шәхси эшмәкәр,районыбызның кул көрәше федерациясе җитәкчесе Хәким Хәниф улы Һәдиуллинга зур рәхмәт җиткерәбез. Ул Орёл шәһәренә спортчыларыбызны озата барды, һәрдаим көч биреп торды.


Егетләрне зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев