Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Солдатка хат

Исәнмесез безне яклаучы, илебезнең тынычлыгын саклаучы махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез, әтиләр, абыйлар! Сезгә Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбенең “Яшьлек” балалар оешмасы активистлары хат яза.

Сезнең батыр хәрби хезмәтегез өчен барыбыз исеменнән дә зур рәхмәт белдерәсебез килә. Без җылы өйләребездә, тыныч тормышта яшибез, ашарга ризыгыбыз, кияргә киемебез бар. Сезнең хәлне интернет челтәреннән күзәтеп, телевидениедән карап кына күз алдына китерәбез, һәм батырлыклар турында ишетеп беләбез.  Бүгенге көндә барыбызның да теләге - дөньяда тынычлык урнашса иде. Гаиләләреннән, туган җиреннән аерылып чыгып киткән барлык ир-атларыбыз үзләрен сагынып, борчылып торучы әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары янына тизрәк кайтсалар иде.
Табигатькә кабат көз килде. Салкын җилләр исә, яңгырлар ява. Кыш та озак тормас, салкыннары белән килеп җитәр. Салкыннардан, җил-давыллардан ышыкланырлык урыннарыгыз булса иде.  Йөрәкләре ут булып янучы Аналар балаларын исән-сау килеш каршы алсалар иде!
Кадерле солдат! Бездәге тыныч күк өчен, без сезгә бик рәхмәтле, чөнки сез безнең йокыны, тынычлыгыбызны саклыйсыз. Без җиңүгә ышанабыз!
Барыгызга да исән-сау булып туган җирләрегезгә, гаиләләрегезгә әйләнеп кайтырга язса иде!

Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбенең “Яшьлек”  балалар оешмасы активистлары – 5-9 нчы сыйныф укучылары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев