Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Студент чак - иң кызык һәм рәхәт чак

Туган авылым Ике Басу Арташ авылы булса да гомер юлым Теләче районы Лесной бистәсендә узды. Урта белемне дә туган авылымда алдым.

Һәр баланың да укып бетергәч һөнәр сайлау бурычы килеп туа. Әтием гомер буе мал табибы булып эшләде. Шунлыктан үзем дә әлеге юнәлеш буенча белем алырга карар кылдым. “Арташ” совхозы биргән направление белән Казан Дәүләт Ветеринария Академиясенә укырга кердем. Авылдан иптәш егет белән укырга киттек. Тулай торакта бер бүлмәдә 4 студент яшәдек. Дус, тату булдык. Практик күнекмәләргә яратып йөри идек. Студент елларның истә калганы дуслар белән җомга көнне татарча дискотекага төшә идек. Ул һәр җомга көнне Ирек мәйданында уза торган иде. “Бишенче” трамвай белән йөри идек. Бүген балаларга белем бирәм. 28 ел вакыт та узып бара. Студентларга киңәшем шул: тырышып укысыннар, телефоннарда гына аралашмасыннар һәм җәмгыятькә файдалы, кирәкле һөнәр сайласыннар, бу тормыш юлында үзләрен тапсыннар.

Илсур Гайбадуллин. Лесной бистәсе   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев