Табигать кешеләре
Район яңалыклары

Табигать кешеләре

Нәни генә орлыклардан үсентеләр шытылып, шулар урман була - моны могҗиза дими ни диярсең! Бер могҗиза да үзеннәнүзе генә булмый, әлбәттә. Бу сабырлык сорый торган зур хезмәт, нәтиҗәсен күрү өчен дә дистә еллар көтәргә кирәк.

Урманнар безгә хезмәт итсәдә аларны үстерү, саклау күпме көч, хезмәт кирәген әлеге өлкәдә хезмәт куючылар үзләре генә белә. Көнен, төнен ачык һавада, нинди генә һава торышы булуга карамастан да алар зарланмыйлар, үз эшләрен намус белән яратып башкаралар.

“Ленин” исемендәге (Лесной бистәсе) урман хуҗалыгында хезмәт куючылар да шундыйлардан. Биредә эш кайнап тора…

Биредә эшләүчеләрнең күбесе өлкән яшьтә, араларында яшьләр дә бар. Гомумән өлкән буын вәкилләре дә, эш авыр булсада, яраткан хезмәтләрендә алга таба да эшләргә исәп тота. Сәламәтлекләре булып, эшләргә язсын диеп кенә телисе килә. Бүген агач эшкәртү цехында 13 кеше эшли. Шуларның 8 хатын кыз 5 ир-ат икән. Биредә паддон ясыйлар, агач эшкәртәләр. Көнгә 20 кубометр агачны эш итәләр.

Теләче районында 4700 гектар мәйданда урман исәпләнә.

- Урман бәясе булмаган, үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә файдалануны таләп итә торган байлыгыбыз ул безнең. Аларны саклау безнең төп бурыч. Шунысын да онытмаска кирәк барыбыз өчен дә урман агач һәм муллык чыганагы гына түгел әле, тормышыбызның иминлек нигезе дә. Үзебезнең “Ленин” исемендәге һәм Саба урманчылыгында хезмәт куючыларны, хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Киләчәктә дә яраткан хезмәтебездә эшләргә насыйп булсын. Сәламәт булыйк”, – диде “Ленин” исемендәге урман хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Сәгъдиев.

Урманчылар хакында Эльмира Әхмәтҗанова язмасын район газетасының 17 сентябрь саныннан укый аласыз.

 


Нет комментариев