Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәрбия гаиләдән башлана

Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз гореф-гадәтләре бар. Әмма бәхетле гаилә төзү һәм шул бәхетне гомер буе саклау һәр гаиләнең үзеннән тора. 2024 ел – Гаилә елы кысаларында, районда күп чаралар планнаштырыла. Без дә “Теләче” газетасында, сезне районыбызның күркәм гаиләләре белән таныштырып барырбыз.

Бүген сүзебез Теләче авылыннан, Шаяхмәтовлар гаиләсе турында.  Ландыш белән Шамил  икесе дә Теләче районының иң матур авылларының берсе - Лесной бистәсеннән. Шамил Теләче спорт мәктәбендә тренер булып эшли -  волейбол буенча дәресләр бирә.  Ландыш Пановка авылына барып, УФСИН да  хезмәт куя. Алар икесе дә спортны үз итәләр, матур нәтиҗәләре дә бар.

– Мин бүген үземне бик бәхетле хис итәм. Чөнки янымда мине хөрмәт итүче Ландышым, яраткан улым Данис,  кадерле кешеләребез – әти-әниләребез һәм әби-бабабыз бар. Тормышта һәм хезмәт юлымда гел яхшы кешеләр генә очрап тора. Үзем дә шуларга охшап, кешеләргә гел яхшылык һәм игелек кенә эшләргә тырышам, – ди Шамил.  Шаяхмәтовлар гаиләсендә төп тәрбия чарасы ул – спортка мәхәббәт тәрбияләү, спортны үз итү. – Гаиләбездә спортка шундый караш әби-бабаларыбыздан ук килә. Бу – безнең нәселебезнең күркәм сыйфаты, – диләр алар.  – Бәхетнең нигезе – гаиләдә, – ди гаилә башлыгы. – Әти-әниләребез гомере буе хезмәт белән көн күрделәр, әле бүген дә безгә тормыш алып барырга ярдәм итәләр. Балалар – әти-әнинең көзгесе бит алар. Без һәрвакыт матур эшләребез белән  үрнәк булырга тырышабыз.

Шамил  билгеләп үткәнчә, гаиләдә төп тәрбияне әни кеше бирә. – Мин бит күпчелек эштә булам, – диде ул. – Баланы дөрес итеп тәрбияләү күбрәк Ландыш өстендә. Мин дә читтә калмаска, гаиләм белән  күбрәк бергә булырга тырышам.  

Киләчәктә, Данис спорт белән шөгельләнер микән, -  дип соравыма Шамил, “әлбәттә, кечкенә булса да инде туп белән уйнарга  бик ярата, үзем кебек волейболчы булыр ахры, бәлки тагы берәр төрле түгәрәккә йөрер спорт буенча” диде. Әйе, тәрбия гаиләдән башлана. Бу юнәлештәге эшне балалар бакчасы, мәктәп тагын да үстерә.

Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз гореф-гадәтләре бар. Әмма бәхетле гаилә төзү һәм шул бәхетне гомер буе саклау, дәвамлы итү һәр гаиләнең үзеннән тора.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев