Тэг-регби буенча мәктәп лигасының муниципаль туры үтте
Район яңалыклары

Тэг-регби буенча мәктәп лигасының муниципаль туры үтте

Кичә «Батыр» спорт комплексында тэг-регби буенча мәктәп лигасының муниципаль туры үтте.

 Анда район мәктәпләреннән 12 команда катнашты. 

 1-2 сыйныфлар арасында 1 нче урынны Алан урта мәктәбе командасы, 2 нче урынны –Шәтке урта мәктәбе, 3 нче урынны Теләче урта мәктәбе алды. 

3-4 сыйныф укучылары арасында 1 нче урынны Алан урта мәктәбе , 2 нче урынны Теләче урта мәктәбе, 3 нче урынны Олы Нырсы урта мәктәбе алды. 

1 урынны алган командалар Казан шәһәрендә финалда катнашачак.


Нет комментариев