Теләче урта мәктәбендә “Парламент дәресе” үтте
Бүген Теләче урта мәктәбендә “Парламент дәресе” үтте. “Киләчәкне сайлыйбыз!” темасы белән үтүче дәресне Татарстан Дәүләт Советы Депутаты Камил Гайнетдин улы Садриев алып барды.
10-11 нче сыйныфлар белән үткән «Киләчәкне сайлыйбыз! " дигән Парламент дәресе Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланды. Парламент дәресе - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институтының уртак проекты - 2009 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла. Быел ул инде уналтынчы тапкыр уза. Теләче урта мәктәбе укучылары да бик көтеп ала әлеге дәресне. “Алда безнең ил өчен мөһим вакыйга, президент сайлаулары үтәчәк. Яшь буынга бу турында тулырак аңлату, үз хокукларын искәртү даими рәвештә кирәк”, - диде Камил Гайнетдинович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев