Бүген «Теләче - Арена» боз сараенда 2023 - 2024 ел Теләче хоккей лигасы сезоны тәмамланды.
Уеннарда 8 команда катнашты. 56 уен уйналды. Ел дәверендә барган уеннарның җиңүчесе Иске Җөри хоккей командасы. Җиңүчеләргә кубокны Теләче башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин тапшырды. Шулай ук бүгеннән плей -офф уеннары башланып китте. Анда да сигез команда көч сынашачак, - диде районның яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов.
Зөлфия Ибраһимова.
Нет комментариев