Теләчедә пляж волейболы буенча район беренчелеге узды
Район яңалыклары

Теләчедә пляж волейболы буенча район беренчелеге узды

11 июнь көнне Теләче стадионында спорт мәктәбе 2009 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк егет-кызлар арасында пляж волейболы буенча район беренчелеге уздырды.

Ярышлар 19-21 июнь көнне Мамадышта үтәчәк Татарстан Республикасы ярышларына сайлап алу максатыннан һәм Россия көненә багышлап уздырылды. Район беренчелегендә Шәтке, Теләче, Иске Җөри, Үзәк урта мәктәпләреннән 7 егетләр командасы, Теләче, Шәтке, Олы Мәтәскә урта мәктәпләреннән 10 кызлар командасы катнашты. Уеннар нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Кызлар арасында
1 урын - Олы Мәтәскә 1 (Зәйнетдинова Ризәлә, Мөхәрләмова Ильвина)
2 урын - Теләче 1 (Миннуллина Зәйнәп, Гарипова Ләйлә)
3 урын - Шәтке 1 (Шәрипова Дилбәр, Заббарова Фәридә)
Егетләр арасында
1 урын - Теләче 1 (Архипов Максим, Курнаев Рафаэль)
2 урын - Үзәк (Зарипов Богдан, Сәйфуллин Әмир)
3 урын - Шәтке 1 (Рәхимов Айдин, Касыймов Әлфис) командалары.

 Җиңүчеләрне котлыйбыз!


Нет комментариев